Индонезиядә бер биолог табигатьтә гаять сирәк очраучы чәчәкне тапкач, шатлыгыннан елап җибәргән.
Септиан Андрики исемле биолог ул чәчәкне 13 ел буена эзләгән. Андриаки колллегалары белән Суматра караурманына экспедиция вакытында әлеге чәчәкне очраткан. Раффлезия исемле бу чәчәк, чебеннәрне үзенә җәлеп итәр өчен, сасыган ит исен аңкыткан матдәләр бүлеп чыгара.
Биолог озак еллар әлеге чәчәкне кыргый табигатьтә күрергә өметләнгән. Һәм менә, ниһаять, быел ноябрьдә аңа бәхет елмайган.
Шушы экспедициядә катнашкан Оксфорд университеты галиме Крис Торогуд раславынча, аларга бу үсемлекне табу гына түгел, кыргый табигатьтә аның чәчәк атуын күзәтү дә насыйп булган. Елап җибәрерсең дә шул, чөнки галимнәр моны искиткеч уңыш дип саный, чөнки раффлезия таҗлары 9 айга якын формалаша, чәчәк ату чоры бары берничә көн генә дәвам итә.
Раффлезия - паразит-чәчәк булып санала һәм ул тулысынча үзе тирәсендә үскән үсемлекләргә бәйле. Соңгы елларда кешенең тирә-як мохиткә йогынты ясавы аркасында аларны табу катлауланган.
Дөньяның нинди генә могҗизалары юк! Алар әйләнә-тирәбезне чолгап алган, күрә белергә генә кирәк шул...
Фото: flowwow.com