Болар кызыклы!
27 Ноября 2025, 13:35

Иң күп халыклы шәһәр кайда?

Халык саны буенча ул хәтта Токионы узып киткән.

Иң күп халыклы шәһәр кайда?Иң күп халыклы шәһәр кайда?
Иң күп халыклы шәһәр кайда?
Индонезия башкаласы Джакарта дөньяның иң күп кеше яшәгән шәһәре булып танылган.  Халык саны буенча ул хәтта Токионы узып киткән. Берләшкән Милләтләр Оешмасының икътисади һәм социаль мәсьәләләр идарәсе отчеты шул хакта раслый.
Джакартада 42 миллион кеше яши.  Икенче урында - Бангладеш башкаласы Дакка. Анда 37 млн. кеше яши.  Ә менә Токио бу юлы 3 урынга калган - анда "нибары" 33 млн. кеше яши. 
Шушы ук отчетта дөньяның иң күп кеше яшәгән 10 шәһәрләренең тугызы- Джакарта, Дакка, Токио, Нью-Дели, Шанхай, Гуанчжоу, Каһирә, Манила, Калькутта һәм Сеул Азиядә урнашкан диелә.  
Тикшерүдә түбәндәге яңалык та хәбәр ителә: 1975 елда халкы 10 миллионнан да ким булмаган нибары 8 мегаполис ягъни эре шәһәр булса, 2025 елда исә аларның саны 33-кә җиткән. 
2050 елларга эре шәһәрләр дөнья халкының өчтән ике өлешен үзенә кабул итәчәк, калган чирек өлеше исә кечерәк шәһәрләргә туры киләчәк дип фаразлана.
Чагыштыру өчен: 2025 елның 1гыйнвар мәгълүматларына ярашлы, Евросоюзда 450,4 млн. кеше яши. Бу былтырга караганда 1,07 миллионга күбрәк. Германия, Франция һәм Италия иң күп халыклы дәүләтләр булып чыккан.

Фото:еn.wikipedia.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас