Болар кызыклы!
21 Ноября 2025, 12:07

Көл!

Ялга киткән начальник сәркәтибенә: "Эштә нинди яхшы хәбәрләр бар?»- дип яза. Тегесенең җавабы кыска була: “Сез юк".

Көл!Көл!
Көл!

Ә мин мәктәптә беркайчан да кызларның толымнарын тартмадым, чөнки авылда бер тапкыр атның койрыгыннан тарткан идем.…

**

Эшкә алганда.

-Үзегезнең көчле якларыгызны әйтегез.

- Үҗәтлек!

-Рәхмәт, без сезгә якын көннәрдә шалтыратырбыз.

-Мин монда гына көтеп торырмын.

**

- Без сезне бернинди шартларда да үзебезгә эшкә алмыйбыз. Әмма безнең көндәшләргә эшкә урнашсагыз, өч оклад түләргә ризабыз.

**

Бер ир кечкенә кызын эшенә ияртеп алып килә. Кыз килеп кергәч, кызыксынып тирә-ягына карана да һәм кинәт үксеп еларга керешә. Барысы да йөгерешеп килә:

-Нәрсә булды? Нигә елыйсың? -диләр.

- Әти, клоуннар белән эшлим дигән иде. Берсен дә күрмим!

**

 

Эш - ул шундый урын, анда иртән ашыйсы килә, төштән соң йоклыйсы килә, һәм гел генә өйгә кайтырга вакыт җиткән кебек тоела...

**

- "Конкурентлыкка сәләтле хезмәт хакы" ничек була ул?- дип сорый эшкә урнашучы.

- Бу аның зурлыкгы буенча “коммуналка” өчен хаклар белән көндәшлек итә алуын аңлата.

**

 

-Һәм тагын әйбер! Безнең фирма кагыйдәләре буенча, сез хезмәт хакыгызның күләмен беркемгә дә әйтергә тиеш түгел.

-Дөресен әйткәндә, мин адәм көлкесенә калырга җыенмыйм да.

**

Картага күчкән хезмәт хакын алганда банкомат ниндидер сәер тавышлар чыгарды. Акырып көлде бугай...

**

 

-Авыру, сезнең өчен ике яңалык бар: яхшы да, начар да. Кайсыннан башлыйбыз?

-Әйдәгез начар хәбәрдән. Яхшы хәбәр турында бер сүз дә әйтмәсәгез дә була.

- Ни өчен?

-Аңлыйсызмы, мин һөнәрем буенча журналист...

**

-Сез һөнәрегез буенча кем?

-Астроном.

- Шәп һөнәр! Ә сез көндез нәрсә белән шөгыльләнәсез?

**

Ялга киткән начальник сәркәтибенә: "Эштә нинди яхшы хәбәрләр бар?»- дип яза.

Тегесенең җавабы кыска була: “Сез юк".

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас