

Максим Горький исемендәге агитация эскадрильясының фаҗигале язмышы.
1938 елда Уфада бу көнне бөтен кешенең игътибары аэродромга төбәлгән була. Шәһәргә ул вакытта Мәскәү – Фрунзе (Бишкек) рейсын башкарган Максим Горький исемендәге агитация эскадрильясы очып килә.
Тарихи белешмә: Советлар Союзында агитацияне җирдән генә түгел, судан һәм һавадан да алып барганнар! Максим Горький исемендәге агитация эскадрильясы пролетар язучының иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышланган иде. Агитаторлар бригадалары: язучылар, жрналистлар СССРның иң ерак почмакларына әдәбият һәм газеталар белән очып киләләр, очу кырында ук митинглар үткәрәләр, шулай ук аеруча аерылып торган Социалистик хезмәткәрләрне корыч машиналар бортында йөртәләр.
Агитация авиациясенең флагманы «Максим Горький» самолеты— Советлар Союзының иң амбициоз авиа-проектларының берсе була. 8 мотор, канат озынлыгы – 63 м (аныэ эчендә йокы бүлмәләре урнашкан була), хоккей мәйданчыгы озынлыгыннан да озынрак! Гигант самолет бортында типография, радио, кино - һәм фотолабораторияләр булган.
Анда Советлар Союзына килгән «Нәни принц» авторы Антуан де Сент-Экзюпери да очкан. Ләкин "Максим Горький" самолетының язмышы аянчылы тәмамлана. 1935 елның 18 маенда, «Үле элмәк»не ясарга тырышканда, үзен озата йөрүче истребитель белән бәрелешә һәм 8 моторлы очкыч, Мәскәүдән ерак түгел, пассажирлары белән бергә мәтәлә. Аэроэскадрилья сугыш башланганчы очуларын дәвам итә.