Болар кызыклы!
15 Ноября 2025, 03:28

Астрологларыбыз ниләр вәгъдә итә?

Ә сез йолдызнамәгә ышанасызмы, дуслар?

Астрологларыбыз ниләр вәгъдә итә?Астрологларыбыз ниләр вәгъдә итә?
Астрологларыбыз ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Кемнәрдер яңа танышларының искиткеч зур ярдәмен тоеп сөенәчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Әйбәт көн. Инде күптәннән күңелегезне тынгысызлап килгән проблемаларның чишелешен табу мөмкинлекләре чыгачак. Вәгъдәләргә саграк карагыз – үтәлми калу куркынычы зур.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Дулкынлану өчен сәбәпләр чыгып кына торачак. Иң мөһиме: кызуланып китеп, ялгышмаска! 

Кысла (22.06 – 22.07) Барлык мөһим эшләрегезне тел-теш тидергесез башкарып куячаксыз. Моның өчен уч тутырып премия дә алачаксыз. Көн ахырында күңелегездәге хисләрне яңартып җибәрердәй бер очрашу көтегез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Уңышсызлыкка юлыксагыз, куркуга калмагыз, ә аның сәбәбен эзләгез. Тапсагыз, проблемадан котылып калачаксыз. 

Кыз (24.08 – 22.09) Сөенеч-куанычлар белән тулы тыныч көн. Балаларыгыз әйбәт яңалыклар белән куандырыр. Бу исә күңелегездә горурлык хисләре уятыр. Өлкән буын игътибар таләп итәр – килешергә туры киләчәк. Бер танышыгыз шәп яңалык ирештерәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Көч-куәтегез ташып торыр. Шул сәбәпле килеп туган кайбер хәлләрне бик үк дөрес бәяләмәү куркынычы туар. Игътибарлырак булыгыз.

Чаян (24.10 – 22.11) Күңелегезгә якын булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Хәзер энергияне юкка-барга түгү түгел, бәлки аны туплау мөһим. Яңалыклардан ераграк торыгыз. Юкса нәрсәләрнедер дөрес аңламау аркасында көлкегә калуыгыз бар.

Укчы (23.11 – 21.12)  Керем артуга әйбәт кенә өмет-ышанычлар барлыкка киләчәк. Бүген үз мәхәббәтегезне, гомерлек сөйгән ярыгызны табуыгыз ихтимал.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Үзегезгә акча исраф итүдән курыкмагыз: бу көн нәкъ менә шуның өчен уйлап табылган диярсең! Өс-башыгызны карагыз, якыннарыгызга сюрпризлар ясагыз. Инде күптәннән араларыгыз өзелгән берәүнең шалтыратып хәл белешүе үзегезне канатландырып җибәрер.С

Сукояр (21.01 – 19.02) Барлык эшләрегез дә бик җайлы барыр. Тик менә белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин: сезнең гаеп белән түгел, ә кемнәрнеңдер көнләшүе сәбәпле.

Балык (20.02 – 20.03) Документлар имзалау, җитди карарлар кабул итү өчен уңайлы көн. Көн ахырында күңел кылларын тибрәтеп җибәрердәй хәлләр көтегез.

Фото: smi2.ru.

Астрологларыбыз ниләр вәгъдә итә?
Астрологларыбыз ниләр вәгъдә итә?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас