+17 °С
Облачно


Салым хезмәте Уфада миллиардерлар саны турында хәбәр иткән. Башкортстан башкаласында 2024 елда 18 кешенең кереме бер миллиард сумнан артып киткән.
Шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы шундый керемле 21 кеше исәпләнә. Калганнары – республиканың башка шәһәр һм төбәкләрендә.
Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә әйтүләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча төбәктә кереме бер миллион сумнан артып киткән 87 мең салым түләүче теркәлгән.