Болар кызыклы!
11 Ноября 2025, 16:08

Чишмә районында Икмәк йорты булачак

1890 елда төзелгән бина- мәдәни мирас объекты- Чишмә районының Дурас авылы яныннан аккан Дим елгасы ярында корылган.

Чишмә районында Икмәк йорты булачакЧишмә районында Икмәк йорты булачак
Чишмә районында Икмәк йорты булачак
"Туры элемтә" вакытында бер төркем Чишмә районында яшәүчеләр тарихи архитектура кыйммәтенә ия булган борынгы бинаны - бертуган Бушмариннар тегермәнен - яңарту үтенече белән Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте.
Үз вакытында әлеге бина сәүдәгәр Федор һәм Василий Бушмариннарныкы булган. Тегермән йөз елдан артык, ягъни  2006 нчы елга кадәр эшләгән.  Бөек Ватан сугышы елларында биредә тәүлек саен 24 тонна ашлык тартылган. Сугыштан соңгы елларда тегермән якын-тирәдәге 10 - 12 районны хезмәтләндергән.
Авыл советы башлыгы Фәнил Заманов әйтүенчә, бүген әлеге өч катлы бина тузган хәлдә, вандаллар аның детальләрен урлаган, өстәвенә, һава шартлары борынгы төзелешне җимерә. Чишмәлеләр объектны киләчәк буын өчен саклап калу һәм биредә Икмәк йортын ясау тәкъдиме белән чыкты. 
Мәсьәлә буенча әзер карар юк диде республика җитәкчесе. Әмма ул объектны саклап калу мөһимлеге белән килеште. Башта аны саклау чараларын күрергә, шуннан соң төзелеш турында уйларга кирәк булачак, диде ул. Мәсьәләне 2026 елда гына  хәл итү мөмкин булмаячак. Күп акча кирәк булачак. "Һичшиксез, без бирегә киләчәкбез, тәртип урнаштырачакбыз",- дигән вәгъдә бирде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас