Гаҗәеп бала тәрбияләүче Екатерина һәм Игорь кызларының бу яшендә ничек шул кадәр күп белүенең серен чишкән.
Бу гаиләдә мультфильмнар урынына – рәсемле карточкалар, планшет урынына - фортепиано икән. Ева дөнья йөзендәге күп төрле хайваннарны, үсемлекләрне һәм азык-төлекне аера, илләрнең ничек аталганың, аларның башкалаларының исемнәрен белә, инглиз телен өйрәнә һәм фортепианода көйләр чыгарып уйный. Моның нәтиҗәсе иртә үсеш мәктәбе түгел, ә аның әнисе Екатерина Демьянованың тырышлыгы һәм игътибарлыгы тора.
Белеме буенча Екатерина педагог түгел, әмма кызын ул үз алымнары белән тәрбияләп үстерергә карар иткән. Бвла хәтер сандыгына сала барсын, исендә калдырсын өчен, һәр нәрсәне ул уен рәвешендә өйрәтә.
- Баланың баш мие уникаль бит. Өч яшькә кадәр 80% бөтен мәгълүматны сеңдерә бара, шуңа күрә бу аралыкны игътибарсыз үткәреп җибәрергә ярамый, – дигән Екатерина. – Без аны махсус өйрәтмибез, укытмыйбыз, ә бөтен нәрсәне бергә уен рәвешендә эшлибез. Балага рәсемле карточка күрсәтәм дә, анда нәрсә төшерелгәнен сөйлим. Балаларга шулай кызык бит - бераздан үзе миңа шуны кабатлый.
Кызымның теле бик иртә ачылды - биш айлык чагында ук беренче сүзен әйтте, ә бер яшьтән җөмләләр төзеп сөйләшә башлады", – дип сөйләгән кызчыкның әнисе.
- Күпләр баласына бишектә үк телефон, планшет аша мультфильмнар күртәтә. Ә без моңа каршы булдык һәм бу менә шундый яхшы нәтиҗәгә китерде, - дигән Екатерина. Аның фикеренчә, бала белән күбрәк аралашырга, нәрсә эшләгәнеңне дә сөйләп торырга кирәк:
- Мәсәлән, мин һәркөн аш-су бүлмәсендә суыткычны ачып, аннан азык-төлек алам. Шул эшләремне кызыма сөйлим, ашамлык исемнәрен әйтәм, кызыма нишләячәгемне сөйлим, - ди яшь әни.
Әти-әниләргә төп киңәшен биреп ул: балалар белән тугач та олыларча сөйләшергә кирәк, алар һәр нәрсәне аңлый, һәр сүзне исендә калдыра бара,– дигән.