Болар кызыклы!
24 октябрь 2025, 07:16

Кәнфит... хәвефләнүне басамы?!

Үзегездә сынап карагыз, профессор белми әйтмидер...

Кәнфит... хәвефләнүне басамы?!Кәнфит... хәвефләнүне басамы?!
Кәнфит... хәвефләнүне басамы?!
Әче тәмле кәнфит хәвефләнү өянәген тиз туктатырга ярдәм итә. Шундый белдерү ясаган Бөек Британиянең Глазго университетының психиатрия профессоры Крис Уильямс.
Әче кәнфитләр хәвефләнгән-борчылган чакта ярдәм итеп кенә калмыйча, хәтта кәефне күтәрә ала икән. Профессор белдерүенә ярашлы, әче тәм баш миен авыр уйлардан һәм кичерешләрдән арындыра, игътибарны башка нәрсәгә күчерергә ярдәм итә. 
Суыра торган әче кәнфитләрнең көчле тәме организмга дофамин гормоны ташлануына ярдәм итә, дофамин исә кәефне яхшыртучы "бәхет" гормоны. 
Үзегездә сынап карагыз, профессор белми әйтмидер...

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас