Австралиянең Пилбара чүлендә шахтерлар ниндидер объектның күктән җиргә килеп төшүен күргән.
Зур ут шары Ньюман шәһәре районына килеп төшкән. Шахтерлар шар төшкән урынны барып карагач, эрегән тимер өемен күргән. Соңыннан экспертлар аның космос чүбе булуын ачыклаган. Бу Кытайның сентябрьдә очырган "Цзелун" ракетасының ягулык багы булуы ихтимал дигәннәр. Ягулык багы, ракетадан аерылганнан соң, орбитада әйләнеп, атмосферага кергән, әмма анда тулысынча янып бетмәгән. Космос археологы Элис Горман белдерүенчә, соңгы вакытта күктән моңа охшаш объектларның килеп төшүе ешайган. Аларга хәтта космик шар дигән махсус атама биргәннәр.
Космос һәм авиакомпания белгечләре мондый вакыйгалар ешаюына борчылуларын белдерә. Космик чүп-чар алдан фаразлап булмый тоган траектория буенча атмосферага керә һәм аларның җиргә кинәт килеп төшүе һәлакәткә китерү куркынычы бар. Аллаһ сакласын!