Болар кызыклы!
23 октябрь 2025, 13:31

Дамир Илһамыч үзе килгән...

“Текә татар”ның кунаклары кемнәр булды бу юлы?  

Дамир Илһамыч үзе килгән...Дамир Илһамыч үзе килгән...
Дамир Илһамыч үзе килгән...

“Текә татар”ның кунаклары кемнәр булды бу юлы?

 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге канаты астында алып баручы, журналист Гөлшат Сафина тарафыннан тормышка ашырылган “Текә татар” проекты кысаларында чираттагы очрашу узды.

 Бу юлы чараның төп герое танылган блогер, юмор остасы, маркетинг агентлыгы җитәкчесе Дамир Вахитов (Дамир Илһамыч) булды. Аның социаль челтәрләрдә 216 мең язылучысы бар.

 Дамир Вахитов – төрле образлар тудырып, аларның көлкеле кыйланышлары аша социаль мәсьәләләр күтәрүче блогер. Татарстан-Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр темасын актив күтәрүче, көчле акцент белән сөйләшүче гади эшче Дамир Илһамыч, ирләр белән мөнәсәбәт корырга өйрәтүче коуч Гөлназ Фирдәвесовна һәм башкалар.

Очрашуда Дамир белән юмор ярдәмендә блогны ничек үстерергә; елыйсы килгәндә көлеп буламы; иҗади ресурслар кайдан алырга, туган телдә сөйләшеп, аны саклап буламы – шушы һәм башка темаларга сөйләшенелде.

 Бу юлы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Үз чыгышында ул Россиянең төрле төбәкләрендәге татарлар арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә торган инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул барлык катнашучыларга да туган телне саклауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

 Оештыручылар "Текә татар" проектының төп максаты итеп Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләрне берләштерү; яшь һәм урта буынны бергә туплау, фәһемле вакыйгалар аша киләчәккә төпле бер юнәлеш алуны куйганнар.

 2023 елның февралендә старт алган проект  нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр – җырчылар, композиторлар, блогерлар белән очрашулар, тере сөйләшүләр оештырыла.

Чараның беренче спикеры блогер, мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан барлык авырлыкларны җиңә килүче, көчле рухлы Рөстәм Нәбиев булып, аның чыгышының темасы “Авырлыклар аша җиңүгә” дип аталды. Аның белән узган очрашуда “Авыр мизгелләрне ничек җиңелрәк кичерергә?” дигән мәсьәләләр күтәрелде.

 Актриса Айгөл Габдуллина, композитор Радмир Шәйхетдинов, меңләгән кешенең яраткан җырчылары Айдар Галимов һәм Илһам Вәлиев, мөселман психологы Гөлбикә Хәйрелварина, татар теле амбассадорлары, блогерлар Рамил Әхтәриев һәм Эльвира Ханның һәм проектның башка геройлары тарихлары, хис-кичерешләре аша очрашуларда катнашучы һәр кеше үзенә фәһем һәм яшәү көче алган.

 "Текә татар" проектында даими катнашучылар  – Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, “Роксана” радиостанциясе, “Туган тел” телевизион каналы хезмәткәрләре, журналистлар, блогерлар, Башкортстан татар яшьләре хәрәкәтенең активистлары.

Проект авторы, алып баручы Гөлшат Сафина, бу кызыклы форматтагы очрашулар дәвамлы һәм үсештә булыр дигән өметтә. Без дә шул теләктә булып, башкаларга охшамаган мавыктыргыч проект яңадан-яңа аудиториясе белән уңышлы эшләр дигән уйда калабыз. Мондый тере аралашулар һәрберебезне “терелтә”.  

 

Дамир Илһамыч үзе килгән...
Дамир Илһамыч үзе килгән...
Дамир Илһамыч үзе килгән...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас