Болар кызыклы!
17 октябрь 2025, 08:12

«Мәктәп¬-21» үсештә

Үз бизнесын башлап җибәрергә теләүче компанияләр саны сизелерлек артачак.

«Мәктәп¬-21» үсештә«Мәктәп¬-21» үсештә
«Мәктәп¬-21» үсештә

Үз бизнесын башлап җибәрергә теләүче компанияләр саны сизелерлек артачак.

 

Уфада Евразия НОЦ вузара студентлар кампусының геном үзәге базасында  " Школа 21 «кампусы ачылуы турында язган идек. «Мәктәп­-21»  Уфа кампусы уникаль, шул исәптән геном үзәге, УФТУ һәм фәннәр Академиясе белән «искиткеч күршелек һәм партнерлык» ярдәмендә эшли.

Бу төбәк Хөкүмәтенең түләүсез проекты, ул 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәгълүмати технологияләр буенча түләүсез белем алу мөмкинлеге бирә.

Бүген кампуста «Мәктәп­-21» матбугат туры узды. Программа буенча экскурсия, презентациясе булды, сәламләү чәй табыны артында һәркемне кызыксындырган сорауларга тәгаен җаваплар яңгырады. Бүгенге көн һәм киләчәк өчен актуаль технологик үсеш, ачышлар, белемен камилләштерергә теләүче укучылар өчен мавыктыргыч проектлар һәм дәресләр турында  «Мәктәп­-21» маркетологы Лилия Вәлиева  бәян итте.

«Мәктәп­-21» асылына баксаң, ниләр әйтеп була? Аның инде күрсәтерлек нәтиҗәләре бар.

 «Мәктәп-21» проекты эшчәнлеге Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә гамәлгә ашыра. Кампусның гомуми мәйданы 4,8 мең м2 тәшкил итә. Ул 408 эш станциясенә исәпләнгән.

Мәктәпнең барлык кампуслары кебек үк, тәүлек дәвамында эшли, бу катнашучыларга мөстәкыйль рәвештә укытуның уңайлы графигын төзергә ярдәм итә. Чыгарылыш укучыларының 100%ы Русиянең эре ИТ-компанияләрендә һәм стартапларында уңышлы эшкә урнашкан.

«Мәктәп-21»гә керү алдагы белемнәргә, эш тәҗрибәсенә, программалаштыру осталыгына һәм дипломнар булуга бәйле түгел. 50%тан артык катнашучы өчен проектта катнашу — бу өлкәдә  беренче тәҗрибә. Белем камилләштерүчеләр үз һөнәри юлларын программалаштырудан башларга, ә алга таба санлы продуктлар белән идарә итү, киберхәвесезлек, санлы иҗат, биотехнологияләр һәм башка перспектив юнәлешләрдә үсәргә мөмкинлек ала.

 Укырга керү өчен мәктәп сайтында гариза калдырырга, алгоритмик фикерләүгә, хәтер һәм мантыйкка онлайн-уен узарга, шулай ук мәктәп турында видео карарга кирәк.

 Аннары «Бассейн» төп укулары алдыннан финал сайлап алу этабын узарга тиеш булачак. Бу этапта катнашучылар реаль уку атмосферасына чумалар һәм төп ИТ-күнекмәләрен үстерәләр: С программалаштыру телен өйрәнәләр, шәхси бурычларны чишәләр һәм төркем белән проектларны тормышка ашыралар. «Бассейн»ны уңышлы узганнан соң, катнашучылар төп укуларга керешә.

 

Төп укытуда һәр катнашучы, үз максатларыннан чыгып, индивидуаль белем бирү трегын төзи ала. Эш юнәлешен сайларга була: бэкенд, фронтенд, мобиль эшләнмә, GameDev. Шулай ук «Мәктәп­-21»дә кодны аңлый белергә кирәк булган биш яңа программа бар, ләкин җитештерүчеләрдән таләп ителгән дәрәҗәдә үк түгел. Бу-киберхәвефсезлек, Data Science, системалы һәм бизнес-анализ, DevOps һәм югары йөкләнешле сервисларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, шулай ук (QA) тестлаштыру. Бу программаларда код ярдәмче бурычны үти, мәсәлән, процессларны автоматлаштырырга, мәгълүматлар җыярга ярдәм итә һ. б. ИТ өлкәсендә эшләүчеләр өчен тизләтелгән курслар бар, аларда катнашучылар үз күнекмәләрен төгәл күрсәтә алалар

Мәктәптә «тигезлеккә тигез» укыту методикасы кулланыла, анда катнашучылар бер-берсе белән тәҗрибә һәм белем алмашалар. Аның ярдәмендә катнашучылар җитди генә түгел, җиңелрәк күнекмәләр дә алалар. Бу командада эшли белү, үз-үзеңне тәртипкә китерү, вакыт белән идарә итү, үз карашыңны яклау һәм компромисс табу сәләте. Төп уку, сайланган юнәлешенә һәм уку темпына карап, 9 айдан 2 елга кадәр дәвам итә — катнашучылар аны мөстәкыйль билгелиләр. Укыту махсус «Мәктәп­-21» өчен эшләнгән Сберның санлы белем бирү платформасында уза. Бу уен механикасы белән технологик продукт, ул мәктәп методологиясен үстерергә һәм белем бирү программаларын тиз арада җайлаштырырга, аларны базарның актуаль таләпләренә яраклаштырырга мөмкинлек бирә

Хәзерге вакытта Русиядә 18 шәһәрдә — Мәскәүдә (Мәскәү кампусы, Сеченов университеты һәм мәктәпләрнең уртак кампусы, Бөтенрусия дәүләт кинематография институты һәм мәктәпләрнең белем бирү киңлеге), Казан, Новосибирск, Сургут, Бөек Новгород, Якутск, Ярославль, Магас, Белгород, Магадан, Анадырь, Көньяк Сахалин, Чиләбе, Түбән Новгород, Липецк, Уфа, Яңа Уренгой һәм Омск шәһәрләрендә «Мәктәп-21» кампусы эшли.

 2024 елның ноябрендә Сеченов университеты һәм «Мәктәп­-21» уртак кампусы ачылды, якындагы елларда мәктәп кампуслары илнең тагын берничә төбәгендә барлыкка киләчәк.

Махсус «Мәктәп-21» геном үзәге өчен Башкортстан Республикасы ярдәме белән төп белем бирүдә катнашучылар өчен биоинформатика буенча белем бирү программасын башлап җибәрелде.

Программа биомедицинадагы иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен биологик белемнәрне заманча исәпләү методлары белән интеграцияләргә сәләтле яңа буын белгечләр әзерли. Чыгарылыш сыйныф укучылары ышанычлы рәвештә геном мәгълүматлары белән эшли, авыруларга диагноз куя, эволюцион процессларны тикшерә һәм биоинформатика өлкәсендә инновацион чишелешләр булдыра алачак.

 

«Мәктәп 21 Старт» балалар мәгариф юнәлеше Уфада «Мәктәп-21» кампусы базасында 12-14 яшьлек балалар өчен «Мәктәп 21 Старт» укыту юнәлеше гамәлгә ашырыла. Биредә укучылар бушлай остазлар җитәкчелегендә санлы технологияләрне өйрәнәләр, шулай ук актуаль күнекмәләр: системалы фикерләү, адаптация осталыгы һәм креативлыкка өйрәнәләр. Остазлар сыйфатында өстәмә белем бирү педагоглары, инженерлар һәм ИТ-белгечләр чыгыш ясый, алар квалификация күтәрү буенча махсуслаштырылган курслар уза. Балаларга еллык «L2. Python да программалаштыру, әйберләр Интернеты һәм машина күрү нигезләре» курслары мөмкинеге бар.

Курста катнашучылар:

  • «акыллы йорт»ның структурасын, эш принципларын һәм компонентларын аңларга өйрәнәчәкләр;
  • программалаштыру һәм электрон системалар төзү күнекмәләрен үзләштерәчәкләр;
  • IoT-җайланмаларын тоташтырырга һәм кулланырга, алардан мәгълүмат җыярга өйрәнәчәкләр;
  • мәгълүматны чагылдыру өчен гади кулланучы интерфейслары эшлиләр;
  • Python да җайланмалар арасында үзара тәэсир итешү өчен скриптлар язарга өйрәнәчәкләр;
  • тапкыр мәгълүматны чагылдыру өчен гади кулланучы интерфейслары эшлиләр;
  • Python да җайланмалар арасында үзара тәэсир итешү өчен скриптлар язарга өйрәнәчәкләр;
  • машинада өйрәтү һәм компьютер күрүенең нигез принципларын ачыклаячаклар.

Уфадагы кампуста «Мәктәп 21 Старт» мәйданчыгы 180 м2 били, аның территориясендә заманча җиһазландырылган лаборатория, компьютер классы һәм уен зонасы каралган.

«Мәктәп-21» республиканың цифрлы икътисадын формалаштыручы һәм бүген бизнеста ихтыяҗ зур булган югары квалификацияле белгечләр, инженерлар әзерләячәк. Аның фаразлары буенча, берничә елдан төбәктә үз бизнесын башлап җибәрергә теләүче компанияләр саны сизелерлек артачак.

 

 

«Мәктәп¬-21» үсештә
«Мәктәп¬-21» үсештә
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас