Мәскәүдә бер кыз, нейрочелтәрләр ярдәмендә, ил башлыгы Владимир Путинның фотоларын үзгәртеп, аны, имеш, кунакка чакырган, аш бүлмәсендә утырган кебек эшләгән. Бу рәсемне ул эштәге әнисенә ватсап аша җибәргән. "Әни, бездә зур кунак! Путин сиңа грамота тапшырырга килде, тизрәк кайт!" - дип язган.
Кызның әнисе ышанган, фотода чынлап та Путин кухняда урындыкта утырган кебек булган. Ул шунда ук эшеннән чыгып йөгергән. Кызына Путин өчен борщ җылыта торырга кушып смс та язган.
Кайтып кергәч, бу тик шаяру гына булуын аңлаган, әлбәттә. Кәефе төшкән, кызына да “эләккән”. "Ә мин эштә барысына да безгә Путин килгән дидем. Хәзер бит алар мине юләргә санаячалар, – дигән.
Менә шундый хәл. Сез дә телефоныгызга килгән барлык мәгълүматларга да ышанмагыз, башта тикшерегез.