Бөек Британиянең Фелтхэм шәһәрендә эшчеләр бер айдан артык вакыт канализация торбаларын укмашкан майдан тазарткан.Thames Water компаниясе канализациядән чыгарылган 100 тонна авырлыгындагы укмашкан май зурлыгын ике катлы 8 автобус авырлыгы белән чагыштырган.
Компания вәкилләре белдерүенчә, укмашкан май 10 метр тирәнлектәге канализацияда җыелган. Шәһәр торбаларын тазарту өчен эшчеләр дәү майны кисәкләргә ваклаган һәм махсус аппарат белән суырткан. Әгәр тазартылмаган булса, торбалар шартлап бөтен пычрак сулар кала урамнарына калкып чыгар, хәтта йортларга үтеп керер иде дип аңлаталар.