Кытайда бер әбекәй хроник авыруын бака белән дәваламакчы булган. Чжан фамилияле 82 яшьлек әби күп еллар билендәге бүсер белән җәфаланган. Чирен үзе "дәваламакчы" булган. Моның өчен ул гаиләсеннән 8 бака тотып китерүләрен үтенгән, ләкин аларның ни өчен кирәклеген әйтмәгән. Халык рецептын файдаланган әби беренче көнне - 3, икенче көнне 5 баканы тере килеш ашаган. Тиздән эче авыртудан җәфалана башлаган, ярый ла улы аны дәваханәгә илткән. Ханчжоудагы Чжэцзян университеты каршындагы клиниканың медицина хезмәткәрләре пенсионерга ашкайнату системасына зыян салган паразитар инфекция диагнозы куйган. Табиблар әбинең гомерен коткарып калган.
Дәваханәнең өлкән табибы У Чжунвэнь белдерүенчә, соңгы елларда аларга шундый берничә пациентны дәваларга туры килгән. Бакалардан тыш, кайберәүләр елан яисә балыкның үтен эчә, яисә тәннәренә бака тиресен сылыйлар икән. Мондый ысуллларның исбатланган файдасы юк, әмма сәламәтлеккә җитди зыян салырга, мәсәлән, сукыраюга, куркыныч инфекцияләргә, хәтта үлемгә кадәр илтергә мөмкин ди белгеч.