Бөек Британиянең Барнсли шәһәрендә яшәүче Натан Риммингтон исемле берәү күп итеп мармелад ашап, чак җан тәслим кылмый калган.
Риммингтон кока-кола мармеладын яраткан. Былтыр ул 18 фунт стерлингка (2 мең сум) 3 килограмм мармелад сатып алаган. Бер капчык тәмлекәчне өч көн эчендә ашап бетергән һәм... ике көннән соң ашказаны спазмы белән дәваханәгә эләккән. Табиблар аңа кискен ризык агулануы диагнозы куя язганнар, ләкин аны өстәмә рәвештә тикшерергә булганнар. Тестлар ирнең организмында желатин нормасы гайри күп булын ачыклаган. Табиблар аңа мармеладны күп ашау эчәк ябышуына китерүе мөмкин дип аңлаткан. Риммингтонга юан эчәклек ялкынсынуы һәм инфекциясе диагнозын куйганнар.
Дәваханәдән терелеп чыккан Натан мармеладтан шулкадәр туйган ки, аны хәтта күз кырыена да китерми башлаган. Мөгаен, гомерлеккә бизгәндер инде...