

Сицилиядә банан плантацияләре үстерергә җыенганнар. Әле тәүге 20 мең төп банан агачы утырту эшләре башланган, аларның уңышын 2026 елда җыярга исәплиләр. Моңарчы анда банан агачлары декоратив үсемлек буларак кына үстерелгән.
Көньяк Италиянең Сицилия, Калабрио, Апулия төбәкләрендә күзәтелгән җылы, дымлы һәм тропик шартлар экзотик җимешләр үстерүгә ярдәм итә. Соңгы елларда анда авокадо, манго, папайя һәм маракуйя уңышлары җыя башлаганнар. Болар Европа авыл хуҗалыгына яңа мөмкинлекләр ача.
Шул ук вакытта Русиядә дә банан теплицалары төзи башлаганнар. Белгечләр фикеренчә, Русиядә банан үстерү өчен климатны автомат контрольдә тотучы зуркүләмле заманча теплица комплекслары кирәк булачак. Тик Русиядә үстерелгән бананның үз кыйммәте Эквадор яисә Чилидан китерелгән бананга караганда 5 тапкырга кыйммәткә төшүе мөмкин. Бер өстенлекле ягы — химик эшкәртүләре аз булуы бар. Импорт бананнарны яшел килеш җыялар, өлгерсен өчен газ белән эшкәртәләр һәм меңнәрчә чакрымнарга ташыйлар. Русия бананнарын исә кибет киштәләренә химик эшкәртүләрсез өлгергән хәлдә китерә алачаклар.
Билгеле булуынча, Русия ел саен Эквадар, Коста-Рика һәм Филиппиннан 1,4 млн. тонна банан сатып ала.
Фото: mozaika.biz