Болар кызыклы!
3 октябрь 2025, 14:47

Иң биек күпер кайда?

Провинциядә урнашкан барлык күперләрнең гомум озынлыгы 5400 километр тәшкил итә.

Иң биек күпер кайда?Иң биек күпер кайда?
Иң биек күпер кайда?
Кытайның Гуйчжоу провинциясендә тантаналы рәвештә дөньядагы иң биек күпер ачылган. Күпер Хуацзян тарлавыгын кисеп үтә һәм ул юл вакытын ике сәгатьтән 2 минутка кадәр кыскартырга ярдәм итә. Күпер 3 ел 9 ай төзелгән. Аның биеклеге Бэйпаньцзян елгасы өстеннән - 625 метр, бу исә Сан-Францискодагы "Алтын Капкалар" күпереннән 9 тапкырга биегрәк. Ул озынлыгы буенча да таулы урында төзелгән дөньядагы иң озын асылмалы күпер булып санала.
Бу - Гуйчжоу провинциясендә төзелгән иң биек өченче күпер булган. Ул төбәктә барлыгы 30 мең күпер салынган,шуның 50-се дөньядагы иң биекләре булып санала. Провинциядә урнашкан барлык күперләрнең гомум озынлыгы 5400 километр тәшкил итә. 
Дөньяда биеклеге буенча икенче һәм өченче урында торган күперләр шулай ук Кытайда урнашкан. Бэйпаньцзян елгасы аша салынган күпер 2016 елда ачылган. 565 метр биеклектә урнашкан күпернең озынлыгы 1341 метр тәшкил итә. Ә Сыдохэ елгасы аша салынган күпернең биеклеге - 496 метр, озынлыгы - 1222 метр.
 
Фото: Wu Dongjun / VCG / TASS

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас