Болар кызыклы!
30 сентябрь 2025, 03:59

“Көзге көн – кияүләр холкы”, диләр

 “Бабайлар чуагы” киләме әллә?

“Көзге көн – кияүләр холкы”, диләр“Көзге көн – кияүләр холкы”, диләр
“Көзге көн – кияүләр холкы”, диләр

 “Бабайлар чуагы” киләме әллә?

 

Башгидромет фаразлары буенча, бүген, 30 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исә.

 Көндез температура +6,+11°ка кадәр күтәреләчәк.

 Чәршәмбе, 1 октябрьдә, шулай ук, явым-төшемсез. Җил төньяктан, уртача тизлектә.

 Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +7,+12°.

Пәнҗешәмбе көнне, 2 октябрьдә, шулай ук, явым-төшем көтелми. Җил төньяктан,  уртача тизлектә исәр. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +7,+12°.

Әбиләр чуагы үттеме дә, монысы ни - “Бабайлар чуагы” киләме әллә? “Көз –кияүләр холкы” диләр,  ә безнең халык кияүләрне ярата, хөрмәт итә, “Киявем”, дип кенә тора. Табигать шуңа җылы көннәр белән сөендермәкче, ахры, безне. Кияүләр, сынатмагыз. Сез сынатмасагыз, көзләр дә алтын булыр.

Фото: 

ru.pinterest.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас