

Җәй җитте исә малкайларны эре чебен-черки, кигәвеннәр җәфалый башлый. Япония галимнәре аларга ярдәм итү хакында тирән уйга калган. Һәм уйлана торгач, чарасын тапканнар.
Япониядә мөгезле эре мал үрчетү белән шөгыльләнүче бер фермер Томоки Кодзима исемле галимнән малларын бөҗәкләр тешләвеннән яклау буенча киңәш сораган. Кодзима белдерүенчә, мәсьәләне чишәргә аны һәм аның коллегаларын бер телетапшыру илһамландырган. Тапшыруда зебрның буйлы сызыклары бөҗәкләр тешләвеннән саклый алуы турында тикшеренүләр искә алынган. Шуннан соң галимнәр сыерларны да шулай итеп яклап булмыймы икән дип фаразлыйлар һәм кара сыерлар белән тәҗрибә ясап караганнар. Моның өчен алар сыерларны буй-буй ак төскә буяганнар. Нәтиҗәдә буялган сыерларның гәүдәләре һәм аякларында бөҗәкләр тешләгән эзләр икеләтә азрак булуы ачыкланган. Моннан тыш, буй сызыклы сыерлар, буялмаганнарына караганда, чебеннәр һәм кигәвеннәрне куу өчен аяклары һәм башлары белән кискен хәрәкәтләрне сирәгрәк ясаган.
Кодзима һәм аның коллегалары буйлы сызыклар төшерүне малларны чебен-кигәвеннәрдән яклау өчен өчен киң кулланырга мөмкин дигән дип саныйлар. Тик бер проблема бар - төшерелгән сызыклар сыер гәүдәсендә тиз бетә, шуңа күрә озак вакытлы нәтиҗәләр бирүче ысулны табарга кирәк ди алар.
Бу ачышлары өчен алар Шнобель премиясенә лаек булган.
Шнобель премиясе - ул Нобель премиясенә пародия. 1991 елда Американың гыйльми бер журналы аны башта кешеләрне көләргә, аннан уйланырга мәҗбүр иткән тикшеренүләрне тану өчен булдырган. Япония 19-нчы ел рәттән мондый премиягә лаек булган.
Фото:mk.ru