Болар кызыклы!
26 сентябрь 2025, 08:49

Кем син, Бриджит?

Франциянең беренче парын яклаучы адвокат мондый белдерүләр Бриджитның да, президентның да кәефен кыруын әйткән.

Кем син, Бриджит?Кем син, Бриджит?
Кем син, Бриджит?

Дөньякүләм матбугаты ничәмә еллар инде Франция президенты Эммануэль Макронның хәләл җефете Бриджит Макронның җенесенә карата шик белдерә. Хәзер Бриджит Макрон суд аша үзенең хатын-кыз затыннан булуын фәнни исбатлаячагын белдергән.
Биредә сүз активистка Кэндис Оуэнсның искына карата бара. Ул бар дөньяга Бриджит ир-егет булып туган дигән белдерү яңгыраткан. Франциянең беренче парын яклаучы адвокат мондый белдерүләр Бриджитның да, президентның да кәефен кыруын әйткән. "Фәнни сыйфатка ия булган эксперт күрсәтмәләре пәйда булачак",- дигән Макронның адвокаты Том Клэр.
Бриджит адресына мондый белдерүне 2021 елда шулай ук журналист Наташа Рэй ясаган. Ул Эммануэль Макроннан 24 яшькә өлкәнрәк булган хәләл җефете чынбарлыкта җенесен алыштырган ир кеше дип белдергән.
Франциянең беренче ледие, аның 3 баласы һәм абыйсы шәхси тормышка үтеп кергәне һәм законсыз рәвештә фотоларны кулланганы өчен аны судка биргән. 2024 елның сентябрендә суд Рейны яла ягуда гаепле дип таныган һәм аңардан 500 евро күләмендә штраф һәм 8 мең евро күләмендә компенсация түләтү турында карар чыгарган. Әмма июльдә аппеляция суды журналист хатынны аклаган.

Фото: inbusiness.kz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас