Болар кызыклы!
23 сентябрь 2025, 10:55

Шулай да була

Вицинны бу адымга нәрсә мәҗбүр итте икән?    

Шулай да булаШулай да була
Шулай да була

Вицинны бу адымга нәрсә мәҗбүр итте икән?

 

Бервакыт Георгий Вицинга яңа роль бирелә. Аның  герое Днепр елгасы буйлап су чаңгысында чабып барган эпизодта төшәргә тиеш була, ди. Вицин бу шиикле күренештән баш тарткан. Шул вакытта режиссер хәйләгә барырга мәҗбүр була. Ул мондый  эчтәлектәге хатны "ясый".

 "Хөрмәтле иптәш, Вицин! Сез минем идеалым, Мин сезнең белән танышырга хыялланам! Ишетүемчә, иртәгә сез аквапланда төшәсез? Нинди кыю кеше сез! Мин, һичшиксез, карармын һәм фильм төшерелеп беткәч, сезнең янга килермен. Ышаныгыз, мин сезнең ышанычны акларлыкмын. Клава".

 Икенче көнне Георгий кыюланып, аквапланга басып, батырларча су өстеннән чабып йөри. Ул суга да егыла (шул рәвешле иң көлкеле эпизодларның берсе килеп чыга), ләкин эш тәмам булгач актер режиссерга килеп: “Ә кызның исемен матуррагын да уйлап таба алыр идегез!” – ди.

Фото: yaplakal.com

Шулай да була
Шулай да була
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас