Болар кызыклы!
8 сентябрь 2025, 06:09

Әбиләр чуагы җитәме әле?

Гадәттә бу вакытта инде “әбиләр чуагы” килә.

Календарьда сентябрьнең икенче атнасы булуга карамастан, һава торышы җылы һәм кояшлы булып кала. Башгидромет синоптиклары дүшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, республикада җәйгечә булачак, дип вәгъдә итә. Көндез һава +18,+23 градуска кадәр җылыначак, явым-төшем көтелми. Ләкин сишәмбедән, 9 сентябрьдән башлап, һава температурасы түбәнәячәк. Атна уртасында +13,+18 градус, болытлы булачак.

Гадәттә бу вакытта инде “әбиләр чуагы” килә.

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әлеге җылы көннәр әбиләр чуагы түгел ди. Ул әбиләр чуагын сентябрьнең икенче яртысында көтелә, дип өстәде.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас