

Элекке жонглерның шешәдәшенә инфаркт була язган...
**
Иртә таң. Ишектә кыңгырау. Йокыдан уянып бетмәгән ир ишек ача. Анда зур-зур сумкалары белән хатынының инәсе басып тора. Ир бераз карап тора да артына борылып хатынына эндәшә:
–Хатын, тор! Әби юлга җыена!
**
–Сезнең банкта исәбегез бармы?
–Бар да ул. Минем файдага түгел.
**
–Мин сиңа миллион сум тиеш булган кебек карама әле миңа!
–Ә ун мең сум акча түгелмени?
**
Әнисе Рөстәмнән:
–Бүген контроль эшендә ничә бирем булды?
–Унбиш.
–Син ничәсен дөрес чишмәдең?
–Берсен генә.
–Димәк, калганнары дөрес?
–Юк, калганнарын эшли башларга өлгермәдем.
**
Әтисе – улына:
–Нигә синең географиядән башка бөтен предметлардан да “икеле”?
–Географиядән сорамадылар әле.
**
Булат:
–Әни, әгәр мин “дүртле” алсам, көн буе урамда уйнарсың, дигән идең, әйеме?
–Әйе.
–Мин ярты көн генә уйныйм инде.
**
Укытучы Мараттан сорый:
–Нигә синең бөтен хаталарың да күршеңнеке белән бер төрле.
–Бәй безне бер укытучы укыта бит!
**
–Вәли, әгәр йөздән берне алсаң, ничә кала?
–Ике нуль генә, билгеле.
Фото: rutube.ru