Болар кызыклы!
8 сентябрь 2025, 11:01

Ашыгыч ярдәм скутерда яки тракторда килә

Тамара Журавлева авырулар янына  77 шулай йөри.

Ашыгыч ярдәм скутерда яки тракторда киләАшыгыч ярдәм скутерда яки тракторда килә
Ашыгыч ярдәм скутерда яки тракторда килә

 Тамара Журавлева авырулар янына  77 шулай йөри.

 

Ростов өлкәсендә эшләүче фельдшер Тамара Журавлева табиб һөнәренең иң беренче чиратта дисциплина һәм җаваплылык булуын исбатлый. 77 яшендә булуына карамастан, ул пенсия турында хәтта уйламый да, пациентлары янына скутерда, хәтта тракторда бара.

Пациентлар янына барып җитү өчен, фельдшер 2 тәгәрмәчле транспортны гына үзләштереп калмаган, кайвакыт машинада да йөри.

«Ул авырулар янына үз машинасында да килә, скутерда да йөрде. Ул – безнең ашыгыч ярдәмебез», – диләр шунда яшәүчеләр.

Юл чатында аның төп транспорт төре – совет чорындагы тракторы да тора.

Башта ул тормышын медицина белән бәйләрен башына да китермәгән. Чәчтараш, автобуста ревизор булып эшләгән, агрономия техникумын тәмамлаган, аннары медицина училищесына килеп эләккән.

«Әниемне паралич сукты, һәм мин монда калдым. Менә инде 46 ел мин бу урында», – дип сөйли Тамара Журавлева.

Ул хәзер инде бишенче буынны дәвалый. Хатын-кызлар бала тапканда да ул, системалар да куя, хәтта яраларны дә тегә. Пациентлары аңа, кайгыртучанлыгы һәм ярдәмчеллеге өчен, «Әни» дип эндәшә.

Бу фельдшер-акушерлык пунктында беркем дә озак тоткарланмаган. Тамара Васильевна – округта бердәнбер медицина хезмәткәре. Хастаханә – ерак. «Быел миндә 11 бала туды, хәзерге вакытта 6 авырлы хатын бар», – ди ул.

Эштән буш вакытта Тамара Васильевна хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Терлек асрый, кышка консервалар ясый. 77 яшьлек пенсионер лаеклы ялга чыгарга җыенмый. Күптән түгел фельдшер-акушерлык пунктында аның кызы да эшли башлаган. Ул электрон карталар алып бара, гаилә династиясен дәвам итү өчен фельдшерлыкка укыган.

 

Фото:dzen.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас