

"Беренче тапкыр аккошлар туп-туры авылда яшәүчеләрнең берсенең өенә килделәр. Кошлар ач дип уйлап, хуҗалар аларга ашлык ашаттылар да буага куып җибәрделәр. Шуннан соң алар кешеләргә ияләштеләр, вакыт-вакыт авыл урамнарына чыгып йөриләр. Җирле халык аларны борчымаска тырыша һәм куркынычсызлык өчен куалар", - ди Вәсилә ханым.
Төбәкнең Экология министрлыгы хезмәткәрләре җирле халыкка канатлы яшәүчеләрне борчымаска киңәш итә.
"Без халыкны аларны борчымаска һәм ашатырга тырышмаска сорыйбыз — бу аларның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин", - дип белдерделәр министрлыкта.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.