Сибай шәһәренең 70 еллык юбилее уңаеннан Башкортстанда бер тонна авырлыгындагы чәкчәк әзерләгәннәр. Бу сый күзләрне камаштырып һәм авыз суларын китереп, зур күләмле булуы белән бәйрәмнең чын бизәгенә әверелгән. Бүген сибайлылар гөрләтеп шәһәр көнен бәйрәм итә.
Шәһәрнең үзәк мәйданында урын алган чәкчәкнең төгәл авырлыгы 980 килограмм, озынлыгы 6 метр тәшкил иткән. 22 пешекче сыйны 15 көн буена әзерләгән.
Кондитерлар раславынча, чәкчәкне ясау өчен 6,5 мең йомырка, 123 килограмм бал һәм 330 килограмм он тотынылган.
Безнекеләр булдыра да инде!
"Башинформ" буенча.