

Медицина тикшерүләренә сылтанган экспертлар санлы блогер хатын-кызга Ава дип исем кушкан. Экспертлар раславынча, смартфонны даими куллану аркасында аның гәүдәсе бөкрәячәк. Шулай ук блогершаның көн саен косметиканы күп куллануы аркасында дерматит авыруына тарып, тиресе тимгелләнәчәк. Моннан тыш, вакытыннан алда картаю билгеләре күзәтеләчәк, күз төпләре кара янып чыгачак, даими ботокс ясатуның тискәре нәтиҗәләреннән, чәчләре коелудан җәфаланачак, имеш.
Ава - алгоритмнар, матурлык стандартлары һәм даими контентлар булдыру артыннан куган елларда кешенең ничек үзгәрәчәгенә мисал ул, ди сайт экспертлары.
Әйткәндәй, 2023 елда Furniture at Work галимнәре 2100 елда өйдән торып эшләгән кешенең 3D-моделен иҗат иткән.
Дизайнерлар 3D-модельгә Анна дип исем кушкан. Рәсемдә шулай ук күзләре кызарган, арыган чырайлы, бөкрәйгән аркалы, озын бармаклы һәм аяклары шешенгән хатын-кыз сүрәтләнгән.
Даими рәвештә диванда яки кроватьтә ятып ноутбук һәм смартфон файдаланган кешенең гәүдәсе шундый үзгәреш кичерәчәк дип аңлаталар. Өйдән торып эшләү, сәламәт булмаган туклану начар буй-сын һәм артык гәүдә авырлыгына китерәчәк, дип белдерә тикшеренүчеләр.
Булмас димә, дөнья бит бу!
"ЛENTA.RU".