Болар кызыклы!
5 сентябрь 2025, 04:06

Бүген соңга калсагыз ярый!

5 сентябрьдә ел саен Соңга калу көне билгеләп үтелә. Һәм нәкъ бүген сез бик җитди сәбәп белән каядыр соңга кала аласыз! Гадәти булмаган бәйрәм пунктуальлеккә сәләтле булмаган кешеләр өчен махсус булдырылган.

Бүген соңга калсагыз ярый!Бүген соңга калсагыз ярый!
Бүген соңга калсагыз ярый!

5 сентябрьдә ел саен Соңга калу көне билгеләп үтелә. Һәм нәкъ бүген сез бик җитди сәбәп белән каядыр соңга кала аласыз! Гадәти булмаган бәйрәм пунктуальлеккә сәләтле булмаган кешеләр өчен махсус булдырылган.

Соңга калу көне Америка Кушма Штатларында барлыкка килеп, интернет ярдәмендә бөтен дөнья буйлап таралды. Кайбер чыганаклар буенча, бу көнгә 1956 елда прокрастинаторлар клубы тарафыннан нигез салынган. Әгәр дә сез хәбәрдар булмасагыз, прокрастинатор - ул үз бурычларын үтәүнең кирәклеген аңлап та, аларны игътибарсыз калдыра яки игътибарны башка бурычларга күчерә торган кеше. Кирәклесен эшләмәү өчен ул мөһим һәм үтәлүне көткән эшләрне үтәмәү өчен бик күп сәбәпләр таба. Клубны оештыручылар - прокрастинаторлар фикеренчә, 5 сентябрь көне кешеләргә киеренке көндәлек графиктан ял итәргә «рөхсәт итә». Бүген, кая гына барсагыз да, ашыкмыйсыз. Сезгә вакытында килү мәҗбүри түгел. Вакыт-вакыт туктагыз, иркен сулыш алыгыз, юлда очраган чәчәкләргә сокланыгыз. Бүген шундый мөмкинлек булганда әйләнә-тирә дөнья белән ләззәтләнегез.

Әлбәттә, бүгенге бәйрәмне пунктуальлек төшенчәсе турында бөтенләй ишетмәгән кешеләр билгеләп үтәргә яратадыр. Без бу көнне артык җитди кабул итәргә киңәш итмибез. Ләкин шулай да үзеңә бераз тәнәфес бирергә, “хәзер һәм монда” була белергә кирәк.

Фото: flectone.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас