

Зоопарклар эшләгән чакта булды бу хәл. Улым белән орангутанг утырган читлек янында килдек. Шактый зур хайван акыллы, шул ук вакытта үтә дә битараф кыяфәттә үтеп-сүтеп йөрүчеләрне күзәтә. Аның читлеге янында 12-13 яшьлек берничә малай җыелып алды да, авызларын кыеш-мыеш китереп, джунгли вәкилен үчекләргә кереште. Тик маймылның битарафлыгын күргәч, малайларның дәрте суына төште һәм бераздан алар бөтенләй тынып калды. Һәм шуннан соң орангутанг зур кулларын күтәрде дә... әкрен генә чәбәкли башлады... Малайларның ничек гарьләнүен сурәтләп тормыйм.
Эльмир Игнатьев.
Фото: www.pinterest.com