Болар кызыклы!
2 сентябрь 2025, 06:17

"Ә син чыннан да укытучымы?"

–Ә син чыннан да укытучымы? –Әйе.  –Укытучыларча берәр нәрсә әйт әле.  –Әйдә син минем урынга басасың да үзең әйтәсең ди. Ә без сине тыңларбыз!

"Ә син чыннан да укытучымы?""Ә син чыннан да укытучымы?"
"Ә син чыннан да укытучымы?"

–Улымның көндәлеген тикшердем. Карасам, үз-үзен тотышы буенча “икеле”!  

–Ни өчен?–дим.

 –Тормышка шатланган өчен!–ди.

**

Мин 32 яшемдә өйгә эшләр эшләнмәгән өчен йоклый алмам дип уйламаган да идем. Балаларныкы...

**

- Беренче класстагы 1 сентябрь белән беренче курстагысы нәрсә белән аерыла?

- Беренче класстагы 1 сентябрьне оныту, ә беренче курстагысын искә төшерү авыр...

**

Укытучы укучыга:

– Валлахи, икебезнең беребез – тиле!

Икенче көнне укучы килә дә өстәлгә конверт сала.

 –Нәрсә бу? – дип сорый укытучы.

– Психбольницадан белешмә, мин – нормаль.

**

Укытучы сорый:

–Мин йөткерәм, син йөткерәсең, ул йөткерә, без йөткерәбез. Нинди вакыт?

– Кыш.

**

Көн саен расписание буенча кыңгырауга басучы каравылчы Әхмәт бухгалтериядәге документлар буенча үзенең ун миллион сумлык ясалма интеллектның электрон модуле булуын белми иде...

**

Син мине куркытмакчы буласыңмы? Минем фамилиям мәктәп журналындагы исемлектә беренче иде!

**

–Ә син чыннан да укытучымы?

–Әйе.

 –Укытучыларча берәр нәрсә әйт әле.

 –Әйдә син минем урынга басасың да үзең әйтәсең ди. Ә без сине тыңларбыз!

**

Укытучы:

- “5”кә беркем дә белми, “4”кә мин беләм, “3”кә сез белә аласыз!

Укучы:

 –Ә безгә фәнне белгән укытучы килмәячәк тәме?

**

Шундый заманнар җитте! Мәктәпләрдә информатика дәресләрендә укытучылар югары сыйныф укучыларыннан бөтенләй бушлай белем алырга мөмкин.

**

Укытучы тарих дәресендә берничә тапкыр иске фильмнардан өзекләр күрсәтә. Дәрес ахырында:

–Азат, син бу фильмнардан нәрсә аңладың?

–Элек кешеләр аклы-каралы булган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас