Болар кызыклы!
2 сентябрь 2025, 07:25

"Печән базары"нда икенче ел катнаштык.

“Зәйнәб” чәйләре яңа киңлекләргә чыга.

"Печән базары"нда икенче ел катнаштык."Печән базары"нда икенче ел катнаштык.
"Печән базары"нда икенче ел катнаштык.

“Зәйнәб” чәйләре яңа киңлекләргә чыга.

 

Казандагы Печән базары маркетында икенче ел атнашып, яңа танышлыклар корып кайткан Ләйән Сираева бу көннәрнең никадәр фәһемле узу турында фикерләре белән теләп уртаклашты. Бу кызыклы юнәлештә кыю эш башлаган эшкуар ханымның тәэссоратлары сезгә дә кызыклы булыр дип ышанабыз.

“Быел маркет 4 көн дәвам итте. Анда Казан, Уфа, Төмән, Новосибирск, Мәскәү өлкәсеннән килгән дуслар катнашты. Безнең күршедә Төмәннән килгән дуслар эшләде.

 Без “Зәйнәб” шифалы үлән һәм чәйләребез белән беренче рәсми ачылган көнне катнаштык.

Чарага ел буе көтеп, әзерләнеп, сагынып бардык. Кабан күле янында Татар бисәсендә узды ул. Башкортстаннан без “Зәйнәб” шифалы үләннәре, “Самри” , “Бәхетле кеше” брендлары катнашты.

 Катнашучылар белән бер-беребезне танып, шатланышып очрашабыз.  Иң береенче рәттән, иң беренче урыннарны безгә бирделәр. Килеп басу белән казанлылалр һәм Казан кунаклары килә башлады, сагынып көтеп алганнарын әйттеләр. Танып, белеп торучылар да шактый булды. Анысы бик нык куандырды. Каналны укып барып, белеп күрешергә килүчеләр дә булды. Камилә картинәйне алып килдеңме дип сораучылар да булды.  Күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә иң беренче килүчегә, чәй алучыга бүләк итеп тә бирәм, шулай көнем һәрвакыт уңышлы үтә.  Казанга 2025 ел җәендә җыйган иң хуш исле, файдалы Башкортстан шифалы үләннәреннән торган автор җыелмалары алып бардык. Алар арасында Камилә картинәй белән җыйган үләннәрдән торганы “90 яшькә җитү сере”, “ Җиде үлән”, “Әби, әни һәм бәби” җыелмалары.  Шулай ук әтием яланнан алып кайтып утырткан мәтрүшкә-бөтнек белән кушылганг яңа үләнне дә алып бардык. Аның хуш исе әйләнә -тирәне уратып алды. Дегустация оештырдык, һәр теләүче чәйләребезне эчеп, тәмләп карый алды. Әзер капардан тыш без үләннәрне капчыкларга да тутырып алып бардык, кемнәр бу ел җәй ялан-кырларга чыга алмаган, алар үзләре кечкенә генә капчыкларга  тутырып алды, үзләре җыйган кебек хис иттеләр.  Бу  тәҗрибә аеруча балаларга ошады.

Килеп чәйләр тарихы белән кызыксынучылар да күп булды. Кемнеңдер әбисе, кемнеңдер әнисе кызы, сеңлесе “Зәйнәб исемле булуын да сөйләделәр, Зәйнәб чәйләре белән фотога төштеләр. Шулай итеп, Зәйнәб исеме безне тоташтыручы, берләштерүче күпер булды.

 VII Бөтендөнья халыкара татар хатын-кызлар форумында чыгыш ясадым, гаилэ эше - “Зәйнәб” чәйләре турында тәҗрибәбез белән уртаклаштым. 

Бу елны дусларыма да ярдәм иттем, аларның ферментлаштырылган чәйләрен, балларын алып барып, кунакларга тәкьдим иттем. Бик яратып алдылар.

Чәйне яратучылар арасында яраткан җырчыларыбыз – Сәйдә, якташларыбыз Илһам Вәлиев, Дамира Сәетова да булды. Алар да сөенеп тә, хисләнеп тә сыебызны тәмләп, “Зәйнәб” чәйләрен алып киттеләр.

Киләсе елны да күренекле “Печән базары”нда катнашырга теләк бар, Аллаһ кушса, алдан әзерләнеп, яңа автор җыелмалары, балаларга күчтәнәчләр алып барырга ният корып торабыз.  

"Печән базары"нда икенче ел катнаштык.
"Печән базары"нда икенче ел катнаштык.
"Печән базары"нда икенче ел катнаштык.
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас