

Сирәк очраучы авыруы аркасында Нидерландиядә яшәүче бер хатынның күзенә бала чагыннан аждаһа күренгән.
52 яшьлек хатын белдерүенчә, ул башта кешеләрнең башын нормаль итеп күрә. Әңгәмәләшү барышында ул кешене очлы колаклы, төрле төсләрдәге олы күзлегә әверелүче әкияти формага керә башлавын күрә икән. Мине галлюцинацияләр бала чагымнан ук эзәрлекли һәм ул миңа кешеләр белән нормаль аралашырга комчаулый дип зар калган авыру.
Табиблар сырхау хатынның баш миен тикшергән. МРТ авыруның баш миенең берничә урыннан зарарлануын күрсәткән. Зарарланган урын игътибарны тупларга комачаулаган, хәтеренә зарар сала башлаган. Әгәр белгечләргә күренмәгән булса, ахыр чиктә ул шизофрения авыруына дучар булыр иде дигән табиблар. Алар шулай ук баш миенең кешенең йөзен һәм төсләрне эшкәртүче участокларында гадәттән тыш активлыкны искә алган.
Ахыр чиктә табиблар хатынга неврологик төшенкелек белән сыйфатланган зопометаморфопсия диагнозын куйган. Өч елдан соң авыру галлюцинацияләрдән котылдым диярлек дигән җиңел сулап.
Фото: onedio.com