

Башкортстанда яшәүчеләр тулы ай тотылуын күрә алачак. Бу астрономик вакыйгада Ай тулысынча Җирнең күләгәсенә эләгә.
7 сентябрьдән 8 сентябрьгә каршы төндә 21.27 сәгатьтә тулы Ай тотылуы башланачак. Уфа вакыты белән ул 8 сентябрьнең 00.56 минутына кадәр дәвам итәчәк.
Ай тулганда мондый күренешне күзәтергә була. Җир планетасы, Ай һәм Кояш бер линиягә тезеләләр һәм орбиталары буенча барганда Ай Җирнең күләгәсенә эләгә һәм кызыл-сары төскә керә. Шуңа да аны канлы дип тә йөртәләр. Өлешчә Ай тотылганда ул Җирнең күләгәсенә бер өлеше белән генә керә.
Быел ай март аенда Җирнең күләгәсенә эләкте, әмма безнең республикага ул күренмәде.