

Американың Figure кешесыман роботы махсус программасыз тастымалларны бөкләп тәртипкә китерә алуын күрсәткән. Көчле процессор һәм мультимедиалы нейрочелтәрле машина тавыш командасына буйсына, өемнән тастымалны алып, пөхтә итеп бөкләп, кәрзингә сала. Моның өчен машинаны 500 сәгатькә якын вакыт өйрәткәннәр. Шуннан соң ул бурычны үзаллы үти алуын күрсәткән.
Уңышның сере машинаның "күрү" сәләтенә ия булуында һәм телләрне аңлый белүендә. Бу аңа тирә-якны анализлый белү мөмкинлеген биргән. Бу платформа, кеше сыгылмалылыгы белән катлаулы бурычларга яраклашу, кушкан эшкә "төшенү" һәм өстәмә аңлатусыз эшне башкару сәләтенә ия машиналар җитештерүдә мөһим прогрессны күрсәткән.
Өстәвенә, быел мартта Figure сыгылмалыракка әверелгән атлап йөрешен күрсәткән. Хәзер аның сыгылмалылыгын предметлар, аеруча йомшак объектлар, белән эшләүдә күрергә мөмкин. Машинаның системасы корпусы һәм кулларыннан тыш, кеше хәрәкәтләрен имитацияләгән аерым бармаклары белән дә идарә итә.
Компания мондый роботларны якын вакытларда күләмле рәвештә җитештерәчәген белдергән. Ул елына 12 мең робот җитештермәкче. Бу кешесыман роботларны сәнәгатьтә һәм көндәлек тормышта көнкүреш эшләрен үтәү өчен куллану мөмкинлеген бирәчәк.
Фото: habr.com