

Бөек Британиянең Дорсет графлыгында бер гаилә пары иске коттеджда ремонт эшләре вакытында идән астында гаҗәеп хәзинә тапкан. Табышның тарихи һәм матди кыйммәткә ия булуы ачыкланган.
Роберт һәм Бетти Фукс XVII гасырның йөзгә якын тәңкәсе тутырылган балчык чүлмәк тапкан. Хәзинәдә алтын, көмеш тәңкәләр табылган. Соңыннан хәзинә аукционда 75 мең долларга сатылган. Безнең акчаларда 6 млн. сум тирәсе.
Бөек Британия музее белгечләре хәзинәнең 1642-1644 еллар арасында яшерелгән булуын ачыклаган. Ул елларда җирле халык акчаларын гаскәрләрдән яшергән. XVII гасырда стратегик әһәмияткә ия булган Дорсет графлыгы өчен король һәм парламент яклылар сугышкан. Хәлле яшәгән гаиләләр милекләрен яшерергә мәҗбүр булган.
Әгәр идәнне яңарту турында карар кабул итмәгән булсак, хәзинә җир астында ятуын дәвам итәр дигән Бетти Фукс. Дорсет графлыгында бу беренче табыш түгел, берничә ел элек бер фермер басуында җир сөргәндә XIV гасырга караган көмеш тәңкәләр тапкан булган.
Фото: drive2.ru