

Хорватиянең туристлардан гөжләп торган Макарск шәһәрендә җирле властьлар ял итүчеләргә каршы көрәш кампаниясе ачкан. Эш шунда ки, шәһәргә ял итәргә килүчеләр диңгез яры буендагы ял итү урыннарына кичтән "бронь" сала башлаган. Туристлар, иртән диңгез ярында гарантияле рәвештә урын алып калу өчен, төнгелеккә тастымалларын, кабартылган матрасларын һәм кояш зонтларын калдыра башлаган. Бу күренеш ризасызлык тудырган.
Хәзер шәһәрнең коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре әлеге хәйләкәрлекне бетерү өчен чаралар күрә башлаган. Махсус бригадалар иртән-иртүк кызыну зонасын әйләнеп чыгып, кичтән калдырылган хуҗасыз әйберләрне җыеп йөриләр. Туристларның җыелган әйберләрен сакламыйлар, шунда ук утильгә озаталар.
Яңалык гаҗәеп тәэсирле булган. Беренче рейдлардан соң урын "броньләргә" теләүчеләр саны сизелерлек кимегән.
Зур булмаган Макарск шәһәре ял итәргә килгән меңнәрчә туристлардан умарта күче сыман гөжләп тора ди. Бу җирле кешеләрнең теңкәләренә тия башлаган, чөнки шәһәр мохите торган саен яшәү өчен уңайсызракка әверелә бара икән. Шуңа күрә биредә кызыну урыннарына каршы көрәш белән генә чикләнмәгәннәр, күпкатлы йортлардагы фатир хуҗаларының туристларга вакытлыча яшәр урын бирү буенча эшчәнлекләренә дә чик куйганнар. Хәзер фатир хуҗалары бөтен күршеләреннән рәсми рөхсәт алганнан соң гына, туристларга урын бирә алалар.
Фото:Pinterest