Болар кызыклы!
20 август 2025, 10:14

Сәер үрмәкүчләр үрчи

Шөпшә-үрмәкүч кешене тешли һәм ул аның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра ала.

Сәер үрмәкүчләр үрчиСәер үрмәкүчләр үрчи
Сәер үрмәкүчләр үрчи

Быел җәй башында Русиянең 20 төбәгендә шөпшә-үрмәкүчләр күренә башлаган. Моңа кадәр безнең өчен ят булган бу бөҗәкләрнең җылы яктан төньякка таба таралу куркынычы туган. Шөпшә-үрмәкүч кешене тешли һәм ул аның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра ала.
Быел бу явыз бөҗәкләрне Түбән Новгород, Чиләбе, Тула, Мәскәү, Липецк, Владимир, Калуга өлкәләрендә һәм Мәскәүдә күргәннәр.
Климат җылынуы дәвам иткән очракта үрмәкүч-шөпшәләр Пермь крае, Ханты-Манси автоном округы, Санкт-Петербург, Брянск, Смоленск, Киров, Вологда, Псков һәм Новгород өлкәләренә кадәр таралу куркынычы зурайган. Климат шартлары алар өчен уңай торганда Үзәк Русиядә ныклап үрчеп, таралып, яшәп калырга мөмкин. Шунысы яхшы дип әйтик, кыш салкын килгән очракта аларның кырылып бетү ихтималлыгы юк түгел.
Шөпшә-үрмәкүч тешләгән очракта әрнегән урынга салкын компресс куярга, антигистамин препарат кабул итәргә, ә катлаулы очракларда кичектермичә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: usman48.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас