Болар кызыклы!
20 август 2025, 04:56

Җиргә магнит давылы якынлаша

Ул 18.00 сәгатьтә башланачак.

Җиргә магнит давылы якынлашаҖиргә магнит давылы якынлаша
Җиргә магнит давылы якынлаша

Җиргә көчле магнит давылы ябырылачак. Бу хакта Русия Фәннәр академиясенең Кояш астрономиясе институты лабораториясе галимнәре кисәтә.
Магнит давылы бүген, 20 августта 18.00 сәгатьтә башланачак. Ярты төнгә көчсезләнәчәк, ләкин геомагнит фоны тынычланмаячак. Җирнең геомагнит кыры 21 августта иртәнге 6.00 сәгатьтә генә үз нормасына кайтачак.
Кагыйдә буларак, магнит давылларын һава торышына сизгер кешеләр ныграк тоя. Магнит давылы дулаган көннәрдә аларга физик һәм эмоциональ киеренкелекне чикләргә, хәмер һәм каты кофе эчмәскә киңәш ителә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас