

Ял кичләрегезне истәлекле итеп уздырырга телисездер...
Без сезгә Уфада урнашган “Zaman” ресторанында уздырылучы никах мәҗлесләре турында бәян иткән идек инде. Ә бүген ресторанның “кухня”сына ныграк кереп, андагы ифрат тәмле хәләл ризыклар турында сөйләп, аларны әзерләү серләре белән танышмакчы һәм сезне дә таныштырмакчыбыз.
Әлбәттә, безне иң нык кызыксындырганы – ресторанда өстәлгә чыгарылучы милли ризыклар. Ә никах табыннарында нинди ризыкларга өстенлек бирә соң кунаклар. Ачыклануынча, “Хәләл” сертификатлы аш-сулар арасында иң беренче урында – куе токмачлы аш. Аны барысы да бик ярата. Монда безнең әбиләребезнең, әниләребезнең матур йола буенча тәмле шулпа белән сыйлап үстерүе, буыннан-буынга шул тәмне мирас итеп тапшыруының сере ятадыр.
Аннары тагын шулпа соратыла. Ул табынга өчпочмаклар белән чыгарыла. Кабак ашлары, щи кебек ашлар заказга керә. Кунакларын тәмле сыйлар белән аптыратам дигән кешеләргә сайлап алу мөмкинлеге киң.
Табынның бизәге ул инде – гөбәдия, зур бәлеш. Әйткәндәй, ит бәлеше төрле зурлыкта булуы ихтимал. Безнең халык кунаклар ач калмасын, туйганчы сыйланып китсен дип мулдан табын коруны хуп күрә. Шуннан чыгып, бер бәлеш чама белән сигез кешегә исәпләнеп әзерләнә. Аннары милли ризыклардан кыстыбый, табын түренә чәк-чәк килә. Никах табыннарын “Хәләл” сертификатлы төрле итләр куелган тарелкалар да бизи. “Zaman”да төрле итләрне сайлап заказ бирергә була.
Бүген без “Zaman” ресторанының «Рәхәт» десертын “татып” карарга булдык. Бу десерт чыннан да искиткеч тәмле! Бу шедевр өчен шеф-повар Ильмир Гыйльманшинга аеруча зур рәхмәт.
Десерт «Рәхәт»
Кирәкле ингредиентлар:
вак итеп туралган тархун яфраклары
эремчекле сыр
ак шоколад
шикәр
каймак
сезонлы җиләк-җимешләр
вакланган печенье /чикләвек
Әзерләү тәртибе:
Тархун яфракларын вак итеп турагыз.
Аларны эремчекле сыр белән болгатыгыз.
Савытка ак шоколад, шикәр һәм каймакны салып, плитәдә җылытыгыз, шоколад тулысынча эреп беткәнче болгатыгыз. Әзер шоколадлы-каймаклы катнашманы тархун һәм эремчекле сыр янына өстәгез. Десертны җиләк-җимешләре белән бизәгез. Бу десерт 10- 15 минутта әзерләнә. "Заман"ның осталары күптән түгел "Роксана"радиосында кунакта булып, татлы сыйны туры эфирда әзерләп күрсәтте, радиотыңлаучылар аны ясарга өйрәнеп калды. Ә инде үзең әзерләгәнне осталар әзерләгән белән чагыштырып карау өчен..,
әгәр чыннан да тәмле һәм үзенчәлекле ризык эзлисез икән — һичшиксез татыгыз! “Рәхәт”не тату өчен “Zaman” ресторанына - Генерал Горбатов ур. 2 санлы йортка килегез.