

Кыр, бакча эшләре өчен уңайлы булырмы?
Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар ява.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында кискен исә.
Көндез +18, +23 градус.
Шимбә көнне, 16 августта, төнлә, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Температура төнлә +8,+13, көндез +17,+22.
Якшәмбе, 17 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә.
Төнлә +7, +12, көндез +18, +23. Хәерле яллар телибез, дуслар.
Автор фотолары.