

Бахрейн парламентының халыкара мөнәсәбәтләр, оборона һәм милли хәвефсезлек комитеты җитәкчесе Хәсән Ибраһим зур кешеләрне имезлек имүне тыярга чакырган. Сәбәбе: илдә руль артында авызларына имезлек капкан водительләр күренгәли башлаган. ХәсәнИбраһим эчке эшләр министрлыгына бу хәлне тикшерергә кушкан.
"Бу чиктән тыш сәер генә түгел, ә җәмәгать әхлагына бозу. Кешеләр руль артында яисә урамда авызларына имезлек капкан кешеләрне күрүләрен хәбәр итәләр. Чит илдән килгән бу мода җәмгыятебезгә үтеп керә башлады",- дигән Хәсән Ибраһим.
Авызга имезлек кабып йөрү модасы Кытайда чыккан. Аңа хирыс булганнар имезлек стресска бирешмәскә һәм яхшырак йокларга ярдәм итә дип саныйлар икән.