Болар кызыклы!
15 август 2025, 17:03

Көлик әле бер!

-Әти, син эшеңне яратасыңмы? -Әлбәттә. -Кайсы вакытта аеруча яратасың? -Өйгә кайтып барганда.

Көлик әле бер!Көлик әле бер!
Көлик әле бер!
Зөфәф төненең яңа варианты: яшь кәләш төне буе интернетта профильләрендә фамилисен үзгәртеп утыра. 
**
-Улым, өйләнү белән бала турында сүз кузгалт. 
-Ник, әти? Рәхәтләнеп үзебез өчен яшәрбез әле бер биш ел. 
-Хатын-кызның баласы булмаса, ирен тәрбияли башлый. Үзең сайла инде алайса. 
**
-Психиатрга язылырга иде. 
-Психиатр әле ялда. Берәр социаль челтәрдә пост язып элсәгез, хәзер диагноз куярлар. 
**
-Эшлегезнең иң ошаган ягы?
-Хезмәт хакы алу. 
-Бәлки тагын берәр ошаган ягы бардыр?
-Отпуск.
**
-Ишеттегезме, җитәкчелекнең хезмәт хакы тагын арткан ди. 
-Уртача хезмәт хакына кушылып, безнеке дә арткандыр алайса. 
**
-Әти, син эшеңне яратасыңмы?
-Әлбәттә.
-Кайсы вакытта аеруча яратасың?
-Өйгә кайтып барганда. 
**
-2012 елда дөнья бетәчәк дип куркып йөргән чагыгызны хәтерлисезме?
-Хәтерлим генә түгел, сагынам! Нинди рәхәт чаклар иде бит ул. 
**
-Мондый һава торышы булганда эшлисе килми.
-Нинди һава торышы?
-Әй... теләсә ниндиендә...

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас