

**
-Нигә шулкадәр кычкырасың, Алмаз?
-“Икеле” алган өчен бабай колакны борды.
-Нык авырттымыни?
-Бөтенләй авыртмады.
-Алайса, ник үкерәсең?
-Бабайның күңеле булсын дип.
**
Автобуста китеп барганда Азат мышык-мышык килеп танавын тартып бара. Янында утырган хатын:
-Тәти егет, кесәңдә кулъяулыгың юкмыни? -ди.
-Бар. Тик мин аны чит кешегә бирмим.
**
-Вәли, мин сөт турында инша язарга куштым. Башкалар дүрт бит язган, ә син нибары ярты бит?
-Мин куертылган сөт турында яздым бит.
**
-Гаҗәеп, бере кешегә шулкадәр хата ясарга кирәк бит, ә!
-Ни өчен бер кешегә? Без өйгә эшне әти белән бергә эшләдек.
**
-Әйт әле, Вәли, 1 кг мамык авырракмы, әллә 1 кг кирпечме?
-Кирпеч!
-Бер килограмм булгач, икесе дә бер булырга тиеш бит.
-Тигез сиңа, бар! Әйдә лапас өстенә менеп басам да башыңа башта мендәр төшерим, аннан - кирпеч. Тигез булыр микән?
**
-Айрат, ни өчен син өйгә эшләрне начар хәзерлисең?
-И апа, мин өйдә дәрес хәзерли алмыйм. Көн саен ызгыш та талаш.
-Мин синең әниеңне яхшы беләм. Әтиең кем соң синең?
-Менә шуны ачыкларга тырышалар инде.