Болар кызыклы!
1 август 2025, 07:55

Көнгә күпме йомырка ашарга?

Аңарда баш мие өчен кирәкле холин бар.

Көнгә күпме йомырка ашарга?Көнгә күпме йомырка ашарга?
Көнгә күпме йомырка ашарга?

Бу сорауга бер төрле генә җавап юк. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, көненә 1 - 2 йомырка ашау сәламәтлеккә зыян салмый.
Йомыркада холестерин булу сәбәпле, аны йөрәк һәм кан тамырлары өчен зыянлы дип саныйлар. Ләкин бу дөрес түгел, дип раслый тикшеренүчеләр.
Холестерин - ул гормоннар синтезы һәм күзәнәкләр бөтенлеге өчен кирәкле матдә. Әгәр холестерин азык белән аз керсә, бавыр аны күбрәк эшләп чыгара башлый икән. Шуңа күрә йомырка яисә башка төрле терлек азыгы ашау кандагы холестерин дәрәҗәсенә йогынты ясый алмый диярлек.
Күпсанлы тикшеренүләр йомырканың кандагы яхшы холестеринны арттырып, "начарын" киметүгә булышлык итүен күрсәткән. Моны Коннектикут университеты галимнәре исбатлаган.
Моннан тыш, йомыркада баш мие өчен кирәкле холин бар ди галимнәр. Бу матдә күзәнәк мембраналарын формалаштыру өчен кирәк. Өстәвенә, ул ацетилхолин барлыкка килүендә катнаша. Бу нейромедиатор (күзәнәкләр арасында импульсларны тапшыра) хәтер, игътибарны туплау һәм кәеф өчен җавап бирә. Шулай итеп, холин - баш мие сәламәтлеге өчен мөһим компонент.
Төньяк Каролина университеты галимнәре организмда холин җитешмәгәндә бавыр, йөрәк һәм неврологик авырулар куркынычы артуын ачыклаган.
Йомырка сарысында иң көчле антиоксидантлар булган лютеин һәм зеаксантин бар. Бу матдәләр күзнең челтәр катлавында туплана. Алар зыянлы ультрашәмәхә нурларын фильтрлый һәм окисьләшү стрессын киметә. Ул 45 яшьтән өлкәннәр өчен бик кирәк (бу яшьтә күз күрүе белән проблемалар туа башлый).

Фото: tgstat.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас