

АКШ галимнәре үткәргән тәҗрибә нәтиҗәләре буенча, һәр кешегә өендә нинди дә булса җәнлек (бигрәк тә мәче) яки кош тотарга киңәш ителә. Мыраубикәләр аруны бетерә, кәефне күтәрә.
Кызыклы фактлар:
Скелеты 230 сөяктән тора (кеше скелеты 24 сөяккә кимрәк);
умрау сөякләре дә «үзгә»: алар башлары сыйган теләсә нинди кечкенә тишектән керә-чыга ала;
мәче – чын акробат, ал аяклары төрле якка әйләнә ала, тәннең ике өлеше да капма-каршы хәрәкәтләнә;
алгы аякларында – бишәр, арткы аякларында дүртәр бармагы бар;
колаклары 180 градуска әйләнә, һәр колакта 32 мускул бар, мәчеләрнең күбесендә керфекләр юк.
Ашар алдыннан савытын ни өчен исни дисезме? Шул рәвешле ул аш температурасын билгели;
мыраубикәләр тәүлегенә 18 сәгатькә якын йоклый;
биологик яктан мәче мие кеше миенә охшаш – хисләр өчен бер үк урыннар җавап бирә;
яңгыр башланыр алдыннан песи колагын каты итеп уа, җир тетрәүне исә ул сизгер аяклары һәм мыеклары ярдәмендә тоя;
бер ел эчендә бу хайван тычканнардан 10 тоннага кадәр ашлыкны саклый ала.
Фото: tr.pinterest.com