Болар кызыклы!
17 июль 2025, 06:45

50 цент сатып баеган

Мондый тәңкәләрне һаман да сугалар ди.

50 цент сатып баеган50 цент сатып баеган
50 цент сатып баеган

АКШта заправкада эшләүче кассир, кассага кергән тәңкәләрне санаганда, арада президент Джо Кеннеди сүрәте басылган сирәк очраучы акча тапкан. Тәңкә башкалардан төсе белән аерылып торган. Стив Уитмор акчаны нумизматларга күрсәткән. Нәтиҗәдә, ул кассага Джон Кеннеди профиле белән 1964 елда сугылган гаять сирәк очраучы 50 цент акча эләгүен белгән.

            Мондый тәңкәләрне һаман да сугалар ди, ләкин Уитмор тапканы 90 процент саф көмеш тәңкә булган. Моңа өстәп, әлеге тәңкәнең 1963 елда Кеннедига һөҗүм булганнан сугылган булуы артефактка аерым кыйммәт өсти икән. 

Нәтиҗәдә тәңкә аукционнан 3,2 млн. долларга (249,6 млн. сум) сатылган.  «Бер тәңкәнең минем бөтен бизнесыма караганда да кыйммәтләрек булуына һаман булса ышанып бетә алмыйм»,—ди көтмәгәндә кесәсе калынайган америкалы. Хәзер ул башкаларга кулга кергән тәңкә акчаларга игътибарлы булырга киңәш иткән.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас