+20 °С
Болытлы


Сорау:
Минем вафат булган әтиемнән туган апам бар, аның белән аралашмыйбыз. Мирас эшен рәсмиләштергәндә дә нотариуска аның турында хәбәр итмәдем. Ул исә мираска керү турында гариза бирмәгән. Минем гамәлләрем хаклымы?
Җавап:
Сезнең гамәлегез хаклы. РФ Югары суды эшләрнең берсендә: “гамәлдәге закон вариска башка варислар турында нотариуска хәбәр итү бурычын йөкләми " дип билгеләде. Бу гражданлык хокукларын дөрес кулланмау (хокуктан явызларча файдалану) булып саналмаячак.
Фото: sudmos.ru