Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
14 июль 2025, 13:23

Кызарып пеште кызыл карлыган…

Яңа өлгергән җимешне авыз итү организм өчен искиткеч файдалы!

Кызарып пеште кызыл карлыган…
Кызарып пеште кызыл карлыган…

Әле кызыл карлыганның нәкъ өлгергән, сусыл һәм иң файдалы вакыты. Яңа өлгергән җимешне авыз итү организм өчен искиткеч файдалы!

            Табиб-нутрициологлар белдерүенчә, кызыл карлыган — витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләрнең кыйммәтле чыганагы. С витамины иммун системасын стимуллаштыра, инфекцияләргә каршы торучанлыкны арттыра һәм салкын тигәндә сәламәтләнүне тизләтә.

            Кызыл карлыган калийга бай, ул исә кан басымын тиешле нормада тотарга ярдәм итә. Антиоксидантлар кан тамырларын ныгыта һәм атеросклероз куркынычын киметә.

            Кызыл карлыган канны тазарта, эч катуны, организмда агулы матдәләр туплануын булдырмаска ярдәм итә. Моннан тыш, кызыл карлыган азканлылыкны профилактикалуда ярдәм итә. Аңарда булган тимер кан оешуы өчен һәм организмда тимер кытлыгын кире кагу өчен кирәк. Витаминнар һәм антиоксидантлар, сыгылмалырак итеп, тире торышын яхшыртырга ярдәм итә. Шулай ук чәчләрне ныгыта һәм аларның коелмавын булдырмаска булыша, дип раслый белгечләр.

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас