Яңа тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, ә аны халыкара психологлар төркеме үткәргән, кешеләр урман-кырлар, тауларга караганда диңгез, елга, күл ярларын ныграк сагына икән.
Тикшеренүчеләр АКШта яшәүче 800 кеше, Бөек Британиядә яшәүче 200 кешенең фикере белән кызыксынган. Сораштыруда катнашучыларга 18-дән алып 94 яшь булган. Алардан кайсы урыннарны ныграк сагынасыз дип сораганнар. Сораштыру нәтиҗәсендә ачыклануынча, зәңгәр су ландшафтлары иң сагындыра торган урын булып чыккан
Сораштыруда катнашучыларның җавапларына тикшеренүчеләр үзләре дә гаҗәпләнгән. Чөнки алар, яшел табигать мохите психологик өстенлекләр биргәнлектән, су пейзажларына караганда яшеллекләр ныграк сагындыра дигән уйда булган. Сорауларына җавап алганнан соң белгечләр яр буйлары күренешләре чагу, төрле һәм контраст төсләргә бай булу сәбәпле алар кешегә психологик йогынты ясый дигән фикергә килгән.
Фото: dompoeta.ru